Теләче "Чишмә"сендә Халыклар бердәмлеге көне

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көне - Россия дәүләт бәйрәме. 2005 елдан бирле 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1612 елгы вакыйгалар истәлегенә оештырылган.

30 октябрьдә "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлеге белгече А.Кашапова социаль  хезмәт алучы балалар  өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әңгәмә уздырды.

Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, рус халкының героик үткәне белән таныштылар: болганчык ел вакыйгалары, Минин һәм Пожарский һәйкәленең барлыкка килү тарихын белделәр. Тыңланган  материал буенча викторина үткәрелде. Төркемнәрдә эшләгәндә, укучылар уртак көч белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган стенгазета булдырдылар. Чара ахырында балалар бер-берсенә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International