Минзәләдә "Тәрбия кылу мәктәбе" эшли

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Тәрбия кылу мәктәбе"дигән яңа технология кертелде. Ул өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе булып тора.

Төп бурычлары:

1. Өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидларны өйдә карап тотуны гамәлгә ашыручы туганнарын һәм башка затларны укыту:

- инвалид, өлкән кешенең сәламәтлеге торышы үзгәрүне контрольдә тоту методларына;

- өзлегүләрне профилактикалау;

- гомуми карау принципларына;

- дөрес позиция принципларына;

- дезинфекция ысулларына;

- медицина манипуляцияләре күнекмәләренә;

- үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңә контроль методларына;

- инвалидны, өлкән яшьтәге кешене карап торучы туганнарда төрле дезадтив торышны булдырмау яки төзәтү методларына.

йорт.

2. Реабилитацияләүнең техник чараларын куллану, карау белән шөгыльләнүче туганнарга реабилитация мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү һәм консультация җиткерү. Тулырак мәгълүматны 8 (85555) 3-14-52 телефоны аша алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International