Республикада "Бергә булдырабыз" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Арчадагы “Өмет чаткасы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика күләмендәге проектын гамәлгә ашыру сораулары буенча Арча районы оешма һәм предприятияләре җитәкчеләре катнашуында ведомствоара киңәшмә узды.

Киңәшмәне Арча муниципаль районы   башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил  Илгиз улы Гарифҗанов ачты.

Киңәшмә барышында катнашучылар, “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы чаралар  турында җентекләп сөйләштеләр, аннары  һәрберсе, киләчәктә бергә эшләү өчен үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

Киңәшмәдән соң, кунаклар, хәзерге вакытта үзәктә  йөрүче балалар һәм аларнын әти-әниләре белән аралаштылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый кинәшмәләр куелган максатларга ирешүдә ярдәм итә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның киләчәктә яшәешләрен уңай хәл итүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International