30 октябрьдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, мобиль офис кулланып, “Әгәр дә сезгә эштән азат ителү куркынычы янаса” дип аталган эштән кыскарту алдыннан киңәшләр бирү оештырды.
Чара барышында хезмәткә урнаштыру һәм махсус прораммалар бүлеге башлыгы Ольга Лаптева хезмәткәрләргә “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” законның төп положениеләре, хезмәт килешүен өзү белән бәйле рәвештә каралган гарантияләр һәм компенсацияләр, шулай ук гражданнарга мәшгульлек үзәгендә үзенә кирәкле эшне эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелүепсихолгик ярдәм, социаль адаптация һәм һөнәри укыту турында мәгълүмат бирде.
Очрашу барышында белгечләр эшкә урнашу периодында уртача хезмәт хакын саклап пособие түләү, дәүләт хезмәтләре алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм сроклары белән бәйле сорауларга җавап бирде. Чарада катнашучыларга шәһәр предприятиеләрендә булган вакансияләр, “Россиядә эш” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Чарада барлыгы 11 кеше катнашты.