Казандагы вакансияләр ярминкәсендә 3 мең кеше катнашты

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрь көнне " МЕГА" сәүдә үзәгендә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 3 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар һәм пенсионерлар өчен өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү, шул исәптән өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча консультацияләр уздырылды.

Ярминкәгә килүчеләргә Казан шәһәре буенча мәгълүматлар банкында булган 18 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Теләге булганнар үзләрен кызыксындырган вакансияләр белән компьютер аша бастырып, һөнәри юнәлеш бирү тестларын үтә алдылар. Эш барышында ярминкәдә 3 меңгә якын кеше килде.

Шулай ук Пенсия фонды белгече пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр дә күрсәтте. Ярминкә эшендә 27 предприятие һәм оешма катнашты. Эш бирүчеләргә эшкә урнашуга 137 юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International