2018 нче елның 6 ноябренә республикада 10 064 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 208 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 220 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 487татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 461 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 32 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.