1 һәм 2 ноябрь көннәрендә Тәтеш район прокуроры Илдар Гайнуллин социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова һәм "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгечләре Н.Морзаева һәм E.Таранова белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан өйләренә барды.
Очрашуда прокурор сугышта катнашкан һәр кеше белән шәхсән үзе сөйләште. Аралашу бик җылы шартларда узды, ветераннар рәхәтләнеп аралаштылар. Илдар Гомәр улы, үз чиратында, ветераннарның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды.