ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучыларның төрле категорияләре, каһарман вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эш оештыру, шулай ук хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр, хокук саклау органнары вәкилләре истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Идел буе федераль округының "Ватан геройлары" иҗтимагый проекты үткәрелде.

Казанда 15 декабрьдә яңа инклюзив уен паркы ачылды. Ул Татарстан республикасы хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе, Россиядә Coca-Cola системасы һәм "Обнаженные сердца" балаларга ярдәм фонды тырышлыгы белән төзелде.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Хафизова һәм хезмәт белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге белгече Эльвира Степанова 14-15 декабрь көннәрендә Яр Чаллыда узган “Территория успеха” дип исемләнгән шәһәр яшьләр һөнәри юнәлеш форумында катнашты.

16нчы декабрьдә Әлмәт шәһәренең "iПляж" кафесында "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә исәптә торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел күңел ачу чарасы узды. Анда төп кунаклар Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашты.

Агымдагы елның 16 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 214 анасына билгеләнгән.

2018 елның 14 декабренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 749  яшь ана һәм өченче баласы туган 339  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.

Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укучыларны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыруда ярдәм итә.

 

"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Иҗтимагый инициатива – 2018 " проектлары конкурсында җиңүче булган, "Әни булдыра" иҗади остаханәсе" проектын тормышка ашыра башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International