Татарстан Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүче иң яхшы төбәк дип танылды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Ватанны саклаучыларның төрле категорияләре, каһарман вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эш оештыру, шулай ук хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр, хокук саклау органнары вәкилләре истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Идел буе федераль округының "Ватан геройлары" иҗтимагый проекты үткәрелде.

Проект Ватан геройлары көне уңаеннан чираттагы ел нәтиҗәләре буенча ел әйләнәсендә гамәлгә ашырыла. "Ватан Геройлары" проекты кысаларында ике номинация тормышка ашырыла.

Татарстан "Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү өлкәсендәге законнарның иң тулы үтәлеше " номинациясе Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы патронаты астында башкарылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан бу номинациядә иң яхшы төбәк дип танылды һәм I дәрәҗә диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International