Әлмәттә Яңа ел күңел ачу чарасы

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

16нчы декабрьдә Әлмәт шәһәренең "iПляж" кафесында "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә исәптә торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел күңел ачу чарасы узды. Анда төп кунаклар Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашты.

Әлеге чарада 25 бала чакырылган иде.

Алып баручы Айгөл Сафина һәм "ӘлмәтТуй һәм Кыш Бабай" төркеме тарафыннан Күңелле Яңа ел тамашасы оештырылды.

Максатлар: бәйрәмгә кызыксыну уяту, Яңа ел кәефе булдыру. Бурычлар;балаларны сәхнәдә көй, бию, шигырь сөйләү чыгышларын сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү һәм иҗади сәләтләрен, аралашу күнекмәләрен үстерерү.

Бәйрәмдә балалар актив катнашты. Оештыручылар Яңа ел чыршысы ясау һәм аны бизәү буенча остаханә, шулай ук күңелле бәйгеләр, биюләр һәм җырлар оештырдылар. Балалар бәйрәмнең төп кунагы Кыш Бабайга шигырьләр сөйләде, аның белән Яңа ел чибәре – чыршы янында әйлән-бәйлән уйнады. Бәйрәм ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды. Барлык балалар һәм аларның әти-әниләре канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International