ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Аксубай  районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты”нда тәрбияләнүчеләренә Татарстан гербы һәм байрагының килеп чыгышы турында  әңгәмә оештырылды.

2019 елның 19 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 633 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 48 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 359 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.

Тукай районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Альбина Сәйфуллина “Балага карата мөнәсәбәтләр” дигән темага мастер-класс уздырды.

20 март көнне Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Терроризм-явызлык, терроризм – безнең уртак бәла" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы алкоголь бәйлелегеннән дәваланырга теләк белдергән хатын-кызлар белән түгәрәк өстәл оештырды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова Эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Сәгать" әкият терапиясе буенча чара үткәрде.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Зинаида Петрова 18 март көнне 90 яшь тулды.

 

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Коляскаларда бию әлифбасы” программасы уңаеннан РФ Президенты грантлары фонды ярдәме белән коляскаларда бию буенча мастер-класс узды.

2019 елның мартында Минзәләнең Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары тарафыннан "Мин булдырам" балигъ булмаган балаларны психологик тикшерү программасын тормышка ашыру кысаларында яшүсмерләр белән дәресләр үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International