Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы алкоголь бәйлелегеннән дәваланырга теләк белдергән хатын-кызлар белән түгәрәк өстәл оештырды.
Чара 2019-2020 елларда Татарстан Республикасы күләмендә социаль ятимлекне профилактикалау буенча үткәрелүче “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында узды.
Түгәрәк өстәл барышында хатын-кызлар проектның эш этаплары, норматив-хокукый база һәм элек дәвалану үткән гаиләләр тормышыннан уңай мисаллар белән таныштылар. Әңгәмә тыныч шартларда узды, чәй артында хатын-кызлар үзара сөйләштеләр һәм алга таба тормышны яхшыртуга план төзеделәр.