Яр Чаллыда “Коляскаларда бию әлифбасы”

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Коляскаларда бию әлифбасы” программасы уңаеннан РФ Президенты грантлары фонды ярдәме белән коляскаларда бию буенча мастер-класс узды.

Мастер-классны коляскаларда бию буенча Россия Федерациясе җыелма командасы тренеры Ирина Волкова һәм коляскаларда бию буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Галина Рыжкова үткәрде. Чара Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды. Мондый масштаблы чараның инициаторы һәм оештыручысы - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Мастер-класста төрле яшьтәге биючеләр, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар һәм аларның партерлары, адаптив физкультура өлкәсе белгечләре, тренерлар, хореографлар катнашты.

Мастер-классның максаты-социаль хезмәттәшлек күнекмәләренең нәтиҗәлелеген арттыру, актив яшәү рәвешен оптимальләштерү, коляскаларда биюләрне популярлаштыру.

Бию буенча мастер-класста адаптив физкультура буенча инструктор-методист Светлана Шигаева җитәкчелегендә Чистай “Юлдаш” интернат-йорты коляскада йөрүчеләр: Александр Шартов, Айдар Сафин, Любовь Боганова, Оксана Большакова катнашты.  Яшь инвалидлар хәрәкәт техникасы белән актив танышты; Вальс, Самба, Румба, Джайв биюләрендә база элементларын камилләштерделәр. Балалар биредә Яр Чаллының “STS” бию-спорт клубы һәм коляскаларда спорт бию Федерациясе чакыруы буенча килде.   Аларны учреждение белгечләре психолог Марина Гыйльметдинова, медицина абыйсы Ринат Ипаров озата йөрде.

"Юлдаштагылар" күптән түгел коляскаларда бию белән шөгыльләнә башлады, әмма инде уңай нәтиҗәләр һәм уңышлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International