20 март көнне Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Терроризм-явызлык, терроризм – безнең уртак бәла" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Балалар видеофильм карады, аның ярдәмендә алар гражданлык уяулыгы нәрсә икәнен һәм теракт вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген белде. Шулай ук реабилитантлар террорлык акты янганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.