Балтач җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Зинаида Петрова 18 март көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылды.