Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 359 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.
Шулай ук Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама аланнарында эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 19 мартына әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 366, 467, 63, 1 087 һәм 359 эшсез исәпләнә.
Бу атнада Яр Чаллыда эшсезләр саны бераз арткан, анда 1 140 эшсез граждан исәпләнә.