ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

15 апрельдә "Өлкән буын вәкилләре өчен социаль туризм" технологиясе буенча Питрәч "Кайгырту" комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Г.Галиәхмәтова музейның фәнни хезмәткәре Л.Шәйхетдинова белән берлектә пенсионерлар өчен П.М.Гаврилов исемендәге музейга “Курск дугасы-корыч эрерлек сугыш” фильмын карау өчен сәяхәт оештырды.

Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Наталья Матвеева халыкның мәшгульлеге өлкәсенә караган юнәлештә юридик характердагы консультация үткәрде.

16 апрельдә Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Крым-Сарай авылы янгынга каршы аерым пост вәкилләре белән берлектә янгын очрагында кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү чараларын тикшерү буенча планлы күнекмә узды.

Әлмәт муниципаль районының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр очрагында эвакуация буенча күнегүләр узды.

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның машина йөртүчеләр мәктәбендә ДОСААФ та экскурсиягә бардылар.

 

15 апрельдә Питрәч районы эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы И. Храмова  районындагы "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән "Яшьләр арасында экстремизм" дигән дәрес үткәрде.

16 апрель көнне Апас районы "Рассвет"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар өчен чара узды.

Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үзләренең иҗади сәләтләрен арт-терапия ярдәмендә үстерә.

12 нче апрель Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Римма Шакирова "Косманавтлар көне" дигән чара уздырды.

Балтачның Нөнәгәр авылында гомер итүче Камалиева  Фәймә Камали  кызына  15 апрель көнне 90 яшь тулды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International