Арт-терапия яшүсмерләрне профессиональ ориентлаштыруда ярдәм итә

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үзләренең иҗади сәләтләрен арт-терапия ярдәмендә үстерә.

Рәсем дәресләрендә балалар үзләрен иҗади яктан чикләми. Белгечләр җитәкчелегендә балалар картиналар ясап, төрле материаллардан эшләнмәләр ясап кына калмыйча, тернәкләндерү үзәге диварларын да бик теләп бизәп калдыралар.

Мондый дәресләрдә арт-терапиянең инновацион технологияләрен кулланып, инвалид балалар үзләрен һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә гамәлгә ашыра башлый, иҗади сәләтләрен үстерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International