Балтачның Нөнәгәр авылында гомер итүче Камалиева Фәймә Камали кызына 15 апрель көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.