Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү кеше сәламәтлеге өчен мөһим. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында медицина һәм социаль-медицина реабилитациясе кысаларында өлкәннәрнең сәламәтлек торышын күзәтү, санитар-агарту эшләре алып барыла, дәвалау физкультурасы үткәрелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Кама Аланы индустриаль паркы" идарәче компаниясе" ҖЧҖ өчен эш бирүче көне узды.
“Әни+бәби” клубы эшчәнлеге уңаеннанТүбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 бала һәм аларның ата-аналары арасында “Җәй килә!” дип аталган дәрес үткәрде.
"Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" проекты Татарстанда "Демография" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Проект һәм аның программалары турында министр Эльмира Зарипова "Татарстан" ДТРК студиясендә сөйләде.
5нче июньдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Эшлекле иртәнге аш" форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.
"Яшьлек" яшүсмерләр клубында Әлмәт районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе юрисконсульты Эльвира Юнысова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән очрашты.
Бүген Алабуганың "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Урамда күңелсезлекләрне ничек булдырмаска” дигән шөгыль оештырылды.
3 июньдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортындагылар өчен өчен учреждение белгече һәм Кырым Сарай авыл китапханәсе китапханәчесе "Балачакка сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.