"Опека" юристы авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә консультация бирде

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

"Яшьлек" яшүсмерләр клубында  Әлмәт районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе юрисконсульты Эльвира Юнысова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр белән  очрашты.

Әлеге очрашуның максаты:  хокукый белем бирү һәм гаиләләрнең хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү.

Барлыгы 7 хатын-кыз консультация алды. Һәр кешегә шәхси консультация ярдәме күрсәтелде, кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирелде, әлеге категориядәге затларга хокук һәм ташламалар турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International