Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Кама Аланы индустриаль паркы" идарәче компаниясе" ҖЧҖ өчен эш бирүче көне узды.
Эш бирүче хезмәткәрләрне 3-4 разрядлы экструдер машинисты, пластмасса эшләнмәләре җитештерү буенча машиналарны һәм автомат линияләрне көйләүче һ.б. вакансияләргә туплый. Предприятие рәсми эшкә урнашу, социаль пакет, хезмәт өчен вакытында түләү тәкъдим итә, вахта автобусы эш урынына кадәр бирелә.
21 кеше, нигездә, ир-атлар, шул исәптән 15 яшь кеше әлеге вакансияләр белән кызыксынды.
Эш бирүче көнен үткәрү барышында барлык килүчеләр мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр буенча консультацияләр алдылар.