Балаларга җәй турында: "Веста" үзәгендә "Әни+сабый клубы дәресе оештырылды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

“Әни+бәби” клубы эшчәнлеге уңаеннанТүбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 бала һәм аларның ата-аналары арасында “Җәй килә!” дип аталган дәрес үткәрде.

Максаты: балаларның җәй турында булган белемнәрен киңәйтү, тема буенча сүзлек байлыгын ныгыту, ата-аналарның педагогик белемнәрен арттыру.

Барлык уен биремнәре дә балаларда елның җылы һәм эссе вакыты турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Нәниләр “Чәчәккә уртасын сайлап ал”, “Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне тартмага сал", “Ком арасыннан ташны тап” кебек дидактик уеннар уйнадылар.

Бу уеннар фикерләүне, игътибарлылыкны, вак моториканы, сөйләмне үстерүгә, төсләрне ныгытуга ярдәм итә. Балалар тиз арымасыннар өчен музыкаль динамик тәнәфес тәкъдим ителде. Балалар бик теләп күңелле балалар җырына хәрәкәтләр ясады. Ә ата-аналар сабыйларының җәй көнен ничек кызыклы оештырырга киңәшләр алдылар.

Дәрес балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International