Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортындагылар өчен өчен учреждение белгече һәм Кырым Сарай авыл китапханәсе китапханәчесе "Балачакка сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Очрашу вакытында китапханәче Т.Лыкова социаль хезмәт алучыларга балачакның әкият дөньясына сәяхәт кылырга ярдәм итте. Интернат-йортында яшәүчеләр әкиятләрне кычкырып укуны бик теләп тыңлады. Әкият әсәрләреннән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Мондый чаралар мәгълүмат йөкләнеше белән генә чикләнми, тормыш белән кызыксынуны, тормыш тонусын арттыра.