5нче июньдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Эшлекле иртәнге аш" форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.
Очрашуның темасы эш бирүчеләрнең халыкны, шул исәптән балигъ булмаган гражданнарны, инвалидларны, күп балалы ата-аналарны, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларында катнашу мөмкинлекләре турында фикер алышу булды.
Очрашуда дүрт эш бирүче: "Кадрлар-укыту комбинаты" Кадрлар үзәге" ҖЧҖ, "Туклану предприятиеләренең төбәк челтәре" (Макдоналдс) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ҖЧҖ, "Снежинка" ҖЧҖ, "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятләре катнашты.