24 сентябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында балигъ булмаганнарның сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.
«Робинзон» слетын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.
Слетта Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют командалары катнаша. Команда 5 кешедән торырга тиеш, шулардан 2 катнашучы – 10-12 яшь, 2 катнашучы – 13-15 яшь һәм 1 катнашучы – 16 яшьлек булырга тиеш. Команданы учреждение хезмәткәре озата бара.
«Робинзон» слетында катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр кабул ителә.