Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга ведомствоара обходларны дәвам итәләр.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы гражданнарга мәгълүмат бирү максатында индивидуаль аңлату эшләре алып барыла. Белгечләр социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турында уйланып карар кабул итәргә киңәш итә, чөнки агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул ителгән баш тарту турындагы карар ахыргы булып санала.
Узган атна дәвамында белгечләр Минзәлә муниципаль районының дүрт авыл җирлегенә барып, элек социаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан унөч өлкән кеше белән очраштылар. Аларның дүртесе үз фикерен үзгәртте.