Махсус хәрби операция ветераны Рәсүл Таспенов Министрлык эшен өйрәнүне дәвам итә

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы махсус хәрби операция ветераны Рәсүл Таспенов Министрлык эшен өйрәнүне дәвам итә. Бүген ул территориаль органнар һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәдә булды, анда тармак эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр каралды.

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасы МХО ветераннарыннан һәм катнашучыларыннан кадрлар резервы формалаштыруга юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр ассызыклаганча, сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе, күнекмәләре һәм белемнәре мөһим дәүләт бурычларын хәл итүдә кулланылырга тиеш.

МХОда катнашкан 1 600 дән артык татарстанлы программада катнашу өчен гариза биргән. Сайлап алу йомгаклары буенча 45 кеше укырга кабул ителгән, шул исәптән Рәсүл Таспенов та. Аның остазы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International