Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Адан Яга кадәр закон» хокукый уены узды.
Чараның максаты – хокукый агарту һәм Россия Федерациясе гражданының төп хокуклары һәм бурычлары белән танышу.
Теоретик өлештә балалар Бала хокуклары конвенциясе барлыкка килү тарихын, бала хокуклары һәм бурычлары, кеше тормышының кыйммәтләре, дөрес һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләре турында белделәр. Алга таба алган белемнәрне ныгыту өчен интеллектуаль викторинада катнаштылар.
Ахырда катнашучыларга балалар ышаныч телефоны турында искә төшерделәр.