Укырга беркайчан да соң түгел

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә «Интернет нәрсә ул?» дигән дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты – дөньяга карашны киңәйтү һәм заманча дөньяга җайлашырга ярдәм итү. Белгеч демонстрацион эш формасын кулланды.

«Ярдәм кулы» программасы менталь тайпылышлары булган кешеләрне ял клубына кертү юлы белән адаптацияләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International