«Кояшкай» үзәгендә төбәк семинары узды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үзенчәлекле балалар – үзенчәлекле аралашу» региональ семинары узды. Чара реабилитация учреждениеләрендә аутистик спектры бозылган балаларны комплекслы озата бару мәсьәләләрен хәл итүдә педагогларның компетентлыгын арттыруга, белгечләрнең практик тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм үзенчәлекле балаларны озата бару системасында комплекслы якын килүнең уңай модельләрен гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.

Яр Чаллы, Бөгелмә, Баулы, Чайковский шәһәрләрендәге тернәкләндерү үзәкләре һәм мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре аутистик спектр тайпылышлары булган балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү практикасын үстерү перспективалары һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International