Волонтер-чәчтарашлар Спас интернат-йортында яшәүчеләр турында кайгырта

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылары өчен хәйрия акциясен Болгардан Ирина Шәйхетдинова һәм Инна Елистратова оештырды. Алар чәч кисте. Тәрбияләнүчеләр кайгыртуны рәхмәт белән кабул иттеләр.

«Мондый чаралар тәрбияләнүчеләрнең тышкы кыяфәтен яхшыртырга гына түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим булган кайгырту һәм игътибар атмосферасы тудырырга да ярдәм итә», – дип билгеләделәр интернат-йорт хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International