Бүген Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Гаилә бәхете» клубын тәкъдир итү» темасына стажировка мәйданчыгы узды. Чарада Татарстан Республикасының 9 районыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтүче белгечләр катнашты.
«Гаилә бәхете» клубы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 2025 елдан бирле эшли һәм туучылар санын арттыруга, абортларны киметүгә, балигъ булмаганнарга җенси тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Психолог Юлия Александрова «Гаилә бәхете» клубын тәкъдир итте, перинаталь психология, аборт алды консультацияләренең ничек үткәрелүе турында сөйләде. Ул шулай ук мастер-класс үткәрде.
Социаль эш буенча белгеч Лилия Сытова гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе эше, иртә йөклелекне профилактикалау турында сөйләде.