Яр Чаллыда «Кайгырту маршруты» социаль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның мартында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Президент грантлары фонды ярдәме белән «Кайгырту маршруты» социаль проекты старт алды.

Проект карауга мохтаҗ кешеләрне хастаханәдән чыгарылудан алып өйдә ярдәм алуга кадәр озатуны күздә тота.

16 апрельдә медицина учреждениесендә өлкән шәфкать туташлары өчен баш шәфкать туташы Евгения Караулова, социаль эш буенча белгеч Алия Березина, «Ышаныс» үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева катнашында киңәшмә булды. Чараның максаты медицина хезмәткәрләрен «Кайгырту маршруты» социаль проекты белән таныштыру, проект чараларын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм социаль яклау учреждениеләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International