Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне котлаулар дәвам итә.
«Постройка+» төзелеш журналы җитәкчесе Марина Власова өйдә социаль хезмәт алучы 10 ялгыз гражданга истәлекле бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте.
Социаль хезмәтләр алучылар игътибарга бик шат иделәр һәм бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.