«Юлдаш» интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар килде. Алар үзләре белән чын бәйрәм – яраткан җырлар һәм җылы сүзләр белән тулы күңел концерты алып килделәр.

Өлкәннәр яшь артистларны шатланып каршы алдылар, аларның күзләрендә соклану һәм рәхмәт балкыды. Таныш көйләр яңгырады, аларга күпләр кушылып җырладылар.

Бу чара өлкән буынга карата чын кайгыртучанлык һәм ихтирам чагылышына әверелде. «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар өлкәннәргә яхшы кәеф кенә түгел, ә үзләре турында хәтерлиләр һәм кадерлиләр дигән хис тә бүләк иттеләр. Мондый очрашулар ике як өчен дә мөһим: өлкәннәр үзләрен кирәкле итеп хис итәләр, ә яшьләр мәрхәмәтле һәм өлкәннәрнең тәҗрибәсенә карата ихтирамлы булырга өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International