Бәйрәм уңаеннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре булачак әниләр белән тренинг элементлары белән мастер-класс үткәрделәр. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.
«Ромашка» сәламләү күнегүе катнашучыларга үзләренең тормыш кыйммәтләрен билгеләргә һәм аларны әһәмиятлелек тәртибендә урнаштырырга ярдәм итте. Шуннан соң хатын-кызларга макраме техникасында курчак-яклаучылар ясау буенча мастер-класс тәкъдим ителде.