Идея Жилина янына кунаклар килде

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач районында гаиләгә тәрбиягә алынган Идея Жилина янына килделәр.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Идея Жилинага чәчәкләр һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар. Ул үзенә игътибары һәм җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Идея Жилина гаиләдә яшәү шартларыннан һәм аңа мөнәсәбәтеннән тулысынча канәгать булуын белдерде.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстанда 29 өлкән буын кешесе яңа гаиләләрдә яши. «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ярдәмендә ялгыз гражданнар гаилә атмосферасында яшәргә, кайгыртучанлык һәм ярдәм тоеп яшәргә мөмкинлек ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International