ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

16 октябрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч иҗат дәресе узды. Балалар педагоглар белән бергә әтиләренә котлау открыткалары ясадылар.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен дәрес оештырылды.

«Игелекле дөнья» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ЗАГС бүлегендә мавыктыргыч экскурсиядә булдылар.

Балалар сәнгать мәктәбе базасында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтләрен алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган мавыктыргыч чара узды.

Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Мобильлек 2.0» программасы гамәлгә ашырыла – эш бирүчеләр җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә субсидия алырга мөмкин. Субсидия эшкә урнашканнан соң 3, 6, 9 һәм 12 ай узгач түләнә, аның күләме минималь хезмәт хакының 12 күләменә җитәргә мөмкин.

15 октябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тру бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-танып белү чарасы булды.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рухи-әхлакый тәрбия бирү дәресләре кысаларында «Яхшылык чәчәге» акциясе үткәрелде. Чара көзге игелек атнасы кысаларында узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).


15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әлеге көнгә багышланган комплекслы чара узды. Анда катнашучылар ак кул таягы барлыкка килү тарихы, сукыр кешеләрнең көндәлек тормышы ничек узуы, аларга ярдәм итә торган махсус тактиль-тавыш җайланмалары турында белделәр. Балаларга шулай ук үзләренең үҗәтлеге һәм тормышка булган мәхәббәте аркасында дөньякүләм данга ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән язучылар турында презентация күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International