Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төсле җептән картиналар ясау буенча мастер-класс оештырылды. Көзге теманы сайладылар. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгенең һәр катнашучысы үзе трафарет сайлап алды.
Башта хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә барысы да ошаган җепне алдылар һәм аны кайчы белән вак кына кистеләр. Аннары чуклар һәм җилем ярдәмендә билгеле бер рәвештә салдылар. Нәтиҗәдә, һәркемнең матур картиналары килеп чыкты, алар белән интернат-йорт карамагындагылар аз хәрәкәтләнүчәннәрнең бүлмәләрен бизәделәр.