Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 2024 елның 4 октябрендәге 1335 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2025 елда ял көне 1 ноябрь шимбәдән 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелде.
Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Шулай итеп, 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып санала. 1 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).