ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

17 апрельдә Нурлатта беренче тапкыр Мөмкинлекләр фестивале узды. Ул «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы кысаларында уздырылды.

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре республиканың «Чиста урманнар» табигатьне саклау акциясенең язгы этабында актив катнаштылар.

19 апрельдә Россиядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Альбина Саттарова «Кәеф» клубында катнашучылар белән дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны финанс белеме нигезләре белән таныштыру, акча белән дөрес эш итәргә һәм аның кыйммәтен аңларга өйрәтү.

Спас интернат-йортының өч социаль хезмәт алучысы тәрбиячеләре Ирина Телицына белән Мөмкинлекләр фестивалендә катнаштылар, ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты базасында узды.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үсеп килүче буын өчен геноцид корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик очрашу үткәрделәр.

Район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе Анжелика Решетова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Ггеноцид турында бөтен хакыйкать» дигән музей дәресе үткәрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаган хезмәт алучылар арасында «Минем туган Татарстаным» видеороликлар конкурсы игълан итә. Конкурста 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

«Сәламәтлек диктанты» – шәхси гигиена кагыйдәләрен, көндәлек тормышта һәм хәзерге шартларда инфекция йоктыруның контакт-көнкүреш механизмы белән бәйле кариесны һәм йогышлы авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны үтәүнең әһәмиятенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерергә тиешле санитар-агарту акциясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International