Район мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музее җитәкчесе Анжелика Решетова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Ггеноцид турында бөтен хакыйкать» дигән музей дәресе үткәрде.
Социаль хезмәтләр алучылар Анжелика Решетованың Бөек Ватан сугышы халкыбызга күпме кайгы китерүе турындагы хикәясен зур игътибар һәм теләктәшлек белән тыңладылар. Җыелганнарны аеруча конкрет фактлар һәм ерткычларча үтерелгән тыныч халык, концлагерь әсирләренең коточкыч саннары тетрәндерде.