17 апрельдә Нурлатта беренче тапкыр Мөмкинлекләр фестивале узды. Ул «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы кысаларында уздырылды.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән биш катнашучы теркәлгән иде. Ришат Мингатин, Артем Иванов һәм Артем Стрельников «Кайнар бутербродлар әзерләү» компетенциясендә чыгыш ясадылар, ә Айдар Маняпов һәм Камил Хәсәнов «Төймә белән рәсем ясау» компетенциясендә катнашты.