«Сәламәтлек диктанты» – шәхси гигиена кагыйдәләрен, көндәлек тормышта һәм хәзерге шартларда инфекция йоктыруның контакт-көнкүреш механизмы белән бәйле кариесны һәм йогышлы авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны үтәүнең әһәмиятенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерергә тиешле санитар-агарту акциясе.
Проект өч этаптан тора, аларның беренчесе 13–24 апрельдә уза. Катнашучыларга акциянең рәсми порталына күчәргә һәм сорауларга җавап бирергә кирәк. Диктант узганнан соң бәяләнә торган мәсьәләләр буенча белем дәрәҗәсен чагылдыра торган сертификат булдырырга мөмкин.
Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: https://диктант-санпросвет.рф.