«Астра» үзәге белгечләре «Чиста урманнар» республика акциясенә кушылды

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре республиканың «Чиста урманнар» табигатьне саклау акциясенең язгы этабында актив катнаштылар.

Чараның максаты – урман массивларының санитар-экологик торышын яхшырту һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру. Акция кысаларында оешма коллективы урман территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры ботаклардан һәм ауган агачлардан чистартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International