Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Альбина Саттарова «Кәеф» клубында катнашучылар белән дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны финанс белеме нигезләре белән таныштыру, акча белән дөрес эш итәргә һәм аның кыйммәтен аңларга өйрәтү.
Дәрес барышында катнашучылар белән акча төшенчәсенә билгеләмә бирделәр, акчаның төрлелеген карадылар. Шулай ук финансларны дөрес планлаштыру турында сөйләштеләр.
Дәрес акча агачы ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды.