Коррупциягә каршы эшчәнлек кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә оешма хезмәткәрләренә коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерелде.
20 февральдә «Спартак» яшүсмерләр клубы базасында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече яшүсмерләр клубының социаль педагогы һәм өстәмә белем бирү педагогы белән берлектә «Коррупция нәрсә ул?» темасына чара уздырдылар.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы юнәлештәге әңгәмә үткәрелде. Шулай ук тармак белгечләрен коррупциягә каршы законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Коррупциягә каршы атна кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без коррупциягә каршы» дигән балалар өчен рәсем конкурсы үткәрелде.
Бүген Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Без чиста куллар өчен» дигән коллаж ясадылар.
3–9 декабрь көннәрендә Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган коррупциягә каршы тематик атна узды.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррупциягә каршы комиссия утырышы һәм коллективның хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гомуми җыелышы булды. Чара барышында коррупциягә каршы көрәш турында мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе базасында гражданнарга гаиләне һәм балаларны яклау, коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр үткәрелде.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Татарстанда коррупциянең төрле күренешләренә каршы көрәш темасына матбугат конференциясе узды. Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов сөйләде.