«Астра» үзәгендә коррупциягә каршы комиссия утырышы булды

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррупциягә каршы комиссия утырышы һәм коллективның хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гомуми җыелышы булды. Чара барышында коррупциягә каршы көрәш турында мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

«Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның төп төшенчәләрен карадылар. Директор урынбасары Илшат Гарифуллин хезмәткәрләрне коррупцион тотыш мисаллары һәм коррупцион гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы чаралары белән таныштырды. Моннан тыш, террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләрне кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International