Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы юнәлештәге әңгәмә үткәрелде. Шулай ук тармак белгечләрен коррупциягә каршы законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар.
Әңгәмә барышында ришвәт, ришвәтчелектә арадашчылык кебек төшенчәләрне карадылар, Коррупциягә каршы тору турындагы закон һәм РФ Җинаять кодексы маддәләре турында фикер алыштылар.